Морфологик үзенчәлекләр

“-у/-ү” формалы исем фигыльнең исемләшүе: “йабу – япма (ашъяулык, җәймә), сөртү - сөлге, тастымал, чабу - болын (печән чабыла торган җир)”
Кеше исемнәренә исә түбәндәге иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ялгана:
“-ич”: “Данич – Дания, Чирач – Сираҗетдин”
“-иш/-еш” : “Бәлеш – Вәлиулла, Майкәш – Маһикамал, Абыраш – Габдрахман”
“-ий/-әй” : “Бәрхий – Фәхретдин,  Миптий – Мифтах, Мәрпий – Мәрфуга, Җәмәй – Җамалия, Нәпий – Нәфисә, Бәйтий – Бәйтулла”
Тартымлы исемнәрнең төшем килеше угыз тибында да, кыпчак тибында да формалашырга мөмкин: “әтийеңе//әтийеңне, қызымы// қызымны, чебечләреме//чебечләремне”
Пермь сөйләшендә тартымлы исемнәрнең чыгыш килешендә “-н” тартыгы төшә: “әтийемән – әтийемнән, қызыман – кызымнан”

Пермь сөйләшендә алмашлыкларның төркемнәре һәм башка грамматик категорияләре әдәби телдәгечә. Тик күрсәтү һәм сорау алмашлыкларының составында гына аерымлыклар күзәтелә.
Күрсәтү алмашлыклары: “шул/шу/шы – шул, шушы,  ул/у/wы/w – ул, менә/мона/мыны/менәкәй/мени – менә, теге/тее/ти – теге.
“Ул” зат һәм күрсәтү алмашлыгының “а” һәм “о” вариантлары да очрый: “А чақта – ул чакта”
Сөйләштә түбәндәге сорау алмашлыклары бар: “нәрсә/нимә/мә (барда урынч.), нәстә, мә, нимә, мәстә, мәгә/мәә – нигә, қайсы/ қайсығысы”.
Мисаллар: “Нимә эшләп утырасың? Мә йазасыз? Мәстә хәлдә йатасыз?”
Аламшлыкларның төрләнеше.
Пермь сөйләшендә алмашлыкларның төрләнеше нигездә әдәби телдәгечә. Шулай да кайбер аерымлыклар бар.
“Мин, син” алмашлыклары юнәлеш килешендә “мийә, сийә” формасында әйтелә: “Бабай, сийә дә салыйммы май? Бу мийә+ләкми (миңа эләкми)  қалды.”
1 нче һәм 2 нче зат алмашлыклары чыгыш килегендә “мийән, сийән” формасында әйтелә: “Ул мийән олорағ. Ул сийән биш яш оло.”
Пермь сөйләшенә генә хас үзенчәлекле күренешләрнең берсе – зат һәм кайбер күрсәтү алмашлыкларының урын-ара килешләрендә катлауландырыдган кушымчалары белән формалашуы.
Юнәлеш килешендә: “аныға – аңа, шуныңа – шуңа, шушыныңа – шушыңа, моноға – моңа, минеңә – миңа, синеңә – сиңа”
Чыгыш килешендә: “минеңән – миннән, аныңан – аннан, тегенеңнән – тегеннән, боноңан – моннан, шуныңан – шуннан”
Урын-вакыт килешендә: “синеңдә – синдә, моноңда – монда, шушыныңда – шушында”
Барда, шауба, муллы һәм карьево урынчылыкларында “-нықы/-неке” кушымчалы “мин,син,ул,бу,шул” алмашлыкларының кыскарган фонетик вариантлары да кулланыла: “моңқо – моныкы, миңке – минеке, аңқы – аныкы, шуңқы – шуныкы”
Барда, карьево урынчылыкларында әдәби телдәге “анысы, монысы, шунысы, қайсы, шушысы”  алмашлыклары “ағысы, боғосы, шуғысы, шушығысы, қайсығысы” рәвешендә дә әйтеләләр.
Күрсәтү алмашлыкларының чыгыш килеше формасы, урынны белдергәндә, өстәмә “-тын/-тен” кушымчасы ала: “Тегенәнтен (тегеннән) барып алалар. Суны шунантын (шуннан) ғына алың.”
Көңгер төркеме урынчалыкларында “бу” алмашлыгының “бул/был” вариантлары да актив күзәтелә: “Бул умбиштә җитенчене бетте. Был қар бетмәс микәнни?”
Саннар
Бу сүз төркемен сыйфатлый торган грамматик категорияләр пермь сөйләшендә дә әдәби телдәгечә. Шуның белән бергә, сөйләштә кайбер үзенчәлекле күренешләр дә бар.
Әдәби телдән аермалы буларак, төп саннар урынына җыю саннарын куллану: “Берәw (бер)  әби. Бишәw (биш) абзый”
“-қы/-ке” кушымчалы нисби сыйфатларның актив булуы күзгә ташлана: “йақаңғы аwыл – якындагы авыл, йыраққы қызлар – ерактан килгән кызлар, искедәңге аwыл – иске авыл, башлапқы йыл – беренче ел”
Пермь сөйләшендә актив кулланыла торган рәвеш ясагыч кушымчалардан түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин.
“-лай/-ләй, -лый/-лий”: “ачлый – ач көе, йәшләй – чи көе, икенчелей – икенче тапкыр, өченчелей – өченче тапкыр”
“-лата/-ләтә” : “суwықлата – суык көе, ақчалата, онната, ипиләтә”
“-ча/-чә”: “Безнекечә ақ төгөл. Элекке кеше үзечә (үзенчә) иген игәде, үзечә суқасын сөрде.”
Вакыт рәвешләре күбесенчә “-қы/-ке” кушымчалы нисби сыйфат формаларына “-лық/-лек, -ын/-ен” һәм урын-вакыт килеше кушымчалары ялганып ясала: “Кичкедә (кичен) мин сине узыр әбийеңә (зур әбиеңә) аппарам әле. Көзгөдә (көз көне) сатам бозауны.Җәйгелектә (җәен) урамдан уссам, йаннарына утырып сүләшеп китәм.”
Фигыльләр.
Пермь сөйләшендә бу сүз төркеме грамматик категорияләре, аларның формалашуы һәм функцияләре буенча әдәби телдәгечә.
“-ыр/-ер” кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыльнең 1 нче зат берлек формасы кыскарырга мөмкин: “Картупны үзем җыйарым. Ашарым әле.”
Тамырлары “-р” –га беткән фигыльләрдәге янәшә килгән “-ыр/-ер” еш кына тагын да кыскара: “Җарар, үзем җийыштырым (җыештырырмын) әле. Ничек булса да керем инде (керермен).”
Пермь сөйләшенең муллы урынчылыгында “-ыр/-ер” кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыльнең 1 нче зат юклыгын “-мар/-мәр” кушымчасы ярдәмендә дә формалаштыру очраклары күзәтелә: “Сийә йурған йуқ, қатмассыңмы? – қатмарым. – Сиңа юрган юк, туңмассыңмы? – Туңмам.”
Күптән үткән заман хикәя фигыль  (барган иде) категорик үткән заман хикәя фигыль һәм “иде” ярдәмче фигыле ярдәмендә ясала. Грамматик күрсәткечләр, сорау кисәкчәсеннән кала, һәрвакыт төп фигыльгә ялганалар. Ярдәмче фигыль исә “ийе” формасында йөри, сөйләм барышында төрле фонетик үзгәрешләргә дучар була: “Әле бүген килдегез ийме (килгән идегезме) сез? Әйттеләр+-ий (әйткәннәр иде) үзләре.”
Тәмамаланмаган үткән заман “-а/-ә, -ый/-и(й)” һәм “иде” ярдәмче фигыле белән ясала, грамматик күрсәткечләр төп фигыльгә ялганалар, “иде” ярдәмче фигыле төрле фонетик үзгәрешләргә дучар була: “Элек озур итеп бәлеш пешерәбезий (пешерә идек). Мине бетеки камбайын тип бөрөтәләри (йөртәләр иде).”
Теләк һәм ниятне белдерә торган формалар.
Шартлы теләк. Әдәби телдән бары тик грамматик күрсәткечләрнең күпчелек очракта төп фигыльгә ялганган булуы белән генә аерылып тора: “Эчсәм әйтмәсемий (әйтмәс идем).  Үтечкә дип сураб алсаң биремий (бирер идем).”
“Инфинитив + итә”: “Нимәгә тутырдығыз чәй табаққа, ашамағайтәсезме (ашамакчы буласызмы)?”
Кушу аркылы киңәш итү төшенчәсе сөйләштә боерык фигыль һәм    +-ыйы/-ийе ярдәмче фигыле белән белдерелә: “Син бер сүздән туқтатый (туктатырга иде) аны. Читег алып килеңий (алып килергә иде).”
Боерык фигыльнең 2 нче зат күплеге “-ың/-ең” кушымчасы белән ясала: “Дару ашаң (ашагыз) сез. Мийә танытың (танытыгыз) әле, кемнәр сез?”
Затланышсыз формалар.
Инфинитив.
Пермь сөйләше өчен инфинитивның “-маға/-мәгә”  кушымчалысы төп форма булып тора: “Иптәш қызын апкилгән қунақламаға (кунак булырга). Йулда йоқламаға (йокларга) мөмкин, қый.”
Сөйләштә инфинитивның, “-ма/-мә” формасы да күзәтелә: “Казаннар итек басма (басарга) оста булалар ый. Шушы ызбаларны җаңыртмайтәм (яңартмакчы булам).”
Сыйфат фигыльләр.
Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльләрнең ясалышлары һәм мәгънәләре әдәби телдәгечә. Диалекталь күренешләр фәкать киләчәк заман сыйфат фигыльләр өлкәсендә генә табыла.
“-ыр/-ер” кушымчалы сыйфат фигыльнең тартымлашкан формасы, “бар” сүзе белән килгәндә, шикләнүне, куркып саклануны, шөбһәләнүне белдерә һәм әдәби телдәге “-уы/-үе бар” аналитик тезмәгә туры килә: “Азаланып (азып) китәре (китүе) бар аның. Әллә кем крере (керүе) бар.”
Хәл фигыль.
Хәл фигыльнең “-ғанчы/-гәнче”  кушымчасындагы “-ы/-е” сузыкларына факультатив рәвештә “-и” сузыгы тәңгәл килә: “Килеп кергәнчи ут сүнгән. Аталары қартайғанчи тороп үлделәр.” Мондый үзенчәлек бары пермь сөйләшендә генә теркәлгән.
Хәл фигыльнең  “-мастан/-мәстән” кушымчалы формасы да күзәтелә: “Пешмәстән (пешкәнче) ачы була wы.”
Югарыда китерелгән хәл фигыльнең күрсәткечләренә синоним буларак, түбәндәге формалар кулланыла:
“-мас/-мәс боро(н)” яки “борондан”: “Сүләшкән қызы w (ул) аның элеке, мин алмас борон. Бу хәлләр чықмас борондан (чыкканчы) ике йөз дум ийе.”
“-мастан/-мәстән боро(н)/элек” : “Печингә иөшмәстән элек (төшкәнче) сеюертәбезий (тырмалыйбыз).”
“-ғанчыға/-гәнчегә” яки шушы форма + чикләнүне белдерә торган бәйлек: “Әрмийәгә киткәнчегә қәдәр эшләде қый.”
Санап киткән формалар, җирле сөйләшләрдә генә түгел, әдәби телдә дә очрыйлар.
Хәл фигыльнең, әдәби “-ғач/-гәч” кушымчасы белән беррәттән, аның түбәндәге диалекталь вариантлары да кулланыла: “-ғас/-гәс, -ғачын/-гәчен,     -ғасын/-гәсен, - ғачтын/-гәчтен, -ғастын/-гәстен”.
Ярдәмлек сүз төркәмнәре.
Бәйлекләр.
Пермь сөйләше өчен характерлы бәйдекләр түбәндәгеләр: “кебек/кеwек/көмөк/күк” – кебек, шикелле; “сыман/семән/сымақ/семәк” – сыман; “төслө”; “хәтле/ қәтле/хәтлеге”;” қәдәр”;”хәдәрлеге”;”чақ/чақлы”; “тиң/тиңне/тиңе/тиңкә/тикләм”; “сайын/сайы/сай”; “борон/боро” ; “бире” (бирле); “үзгә” (башка); “чикле, таба, аша”.
“Бала/была/бәлә/бола” максатны яки сәбәпне белдерә: “Суға бәлә (су өчен) килгәннәр инде. “
“Йары”: “кич йары” – кичкә таба: “Мәк тә шундый була, кич җары булд+исә,җомола”
Теркәгечләр.
“Әмән” ­– гүя, әйтерсең. Мәсәлән: “Сүли, әмән инде күргән.”
Сөйләштә “әгәр” теркәгеченең кушма формасы да кулланыла: “Әгәренки ун йыл ғына элек шушы мәктәп чыққан булса, мәйтәм, без укуга эләгәбез ий.”
Кисәкчәләр. Қый – бит,ич, инде; маса/баса – ахрысы; томро – чем; қап – нәкъ; төмә – тома; дөм – бик. Мәсәлән: матур қый – матур бит, кеше маса – кешеме соң, дөм ач – бик ач, томро қара – чем кара.

Комментариев нет:

Отправить комментарий