Фонетик үзенчәлекләр

Фонетик үзенчәлекләр.
Пермь сөйләше үзенең авазлар составы ягыннан әдәби телдән аерылмый. Шул ук вакытта бу сөйләштә шактый характерлы фонетик үзенчәлекләр, борынгы күренешләр сакланган.
Сузыклар.
Алардан тик а” авазы гына саф, иренләшү төсмере булмавы белән әдәби телдәге “а”  авазыннан беркадәр аерыла.
Башка сузык авазлар үзләренең ясалышлары ягыннан әдәби телдәге эквивалентларыннан аерылмый,  фонетик үзенчәлекләр аваз тәңгәллекләре һәм төрле фонетик күренешләргә кайтып кала.
Сузыклар тәңгәллеге.
“а~ы”: чаңга – чаңгы, қабақ – кабык, қапқан – капкын.
“ы~а”: йаңы – йаңа, таған – тагын, аудыру – аудару.
“ә~э(е)”: әндәшү – эндәшү, әшкәртү – эшкәртү, беләнми – беленми, гәл – гел.
“ә~и”: кәм – ким, кәрәк – кирәк, кәртә – киртә, кәбин – кибән, дәстә – дистә.
“и~ә”: чичкә – чәчәк, тирзә – тәрәзә, белин – белән, икмик – икмәк, пелмин – пилмән, әлбиттә – әлбәттә.
“э(е)~ә”: чирем – чирәм, күгерчин – күгәрчен,  җиренү – җирәнү.
“э(е)~и”: ненди – нинди, эпей – ипи, белчин – билчән, делбигә – дилбегә.
“и~а”: қашиға – кашага.
“и~э(е)”: чиркәй – черки, чирек – черек, чигән – чегән, чүмич – чүмеч.
“и~ы” күренеше, нигездә, урынчылыкларның көңгер төйркемендә күзәтелә: ақрин – акрын, ишану – ышану, тастимал – тастымал. Шауба урынчылыгында бу үзенчәлек киңрәк күләмдә табыла: утл’иқ – утлык, башл’иқ – башлык.
“и~у”: сәндиғач – сандугач, қарлиған – карлыган, қарлиғач – карлыгач.
“ы~у~и”: бийау/быйау – буяу, мунча/минча/мича/моча – мунча, бийақ – бу як.
Алгы рәт сузыкларына арткы рәт сузыклары тәңгәл килү: айран – әйрән, сурат – сурәт, ачыту – әчетү, йанаша – янәшә.
Арткы рәт сузыкларына алгы рәт сузыклары тәңгәл килү сөйләштә киңрәк күләмдә табыла: җән – җан, эшәнү – ышану, әтнә – атна, зәмәнә – замана.
“у~о”: сурау – сорау, ғумер – гомер, ултан – олтан, уқшау – ошау.
“о~у”: отау – утау, болды – булды, ойану – уяну.
“ө~ү”: җөтәл – йүтәл, төбә – түбә, көмәч – күмәч, төгөрик/түгәрик – түгәрәк.
Кайбер сүзләрдә аңкаулашу гармониясенең җимерелү очраклары күзәтелә: қәлпақ – калфак, қорбән – корбан, тәлпан – талпан.
“Алу” ярдәмче фигыле, киресенчә, аңкаулашу гармониясенә дучар ителә: җитәлми – җитә алмый, күрәлми – күрә алмый.
Аваз төшү. 
Кайбер сүзләрдә башлангыч сузык аваз төшә: рақы – аракы, зақ – озак, шәнү – ышану.
Аваз өстәлү.
Сүз башында: ычық су – чык, эрәқәт – рәхәт, эрәқмәт – рәхмәт, эрәт – рәт, эчәй – чәй.
Сүз уртасында: тәмесез – тәмсез, күреше – күрше, тамычы – тамчы, керетү – кертү, Мәғәпүр - Мәгъфүр.
Ассимиляция. “Алай” алмашлыгы “исә”  теркәгече алдында килгәндә кире ассимиляциягә дучар була: “әйсә” (алай исә) – алайса.
“-ай/-әй”:  үгәй – үги,  йезнәй – җизни.
Рәвешләрдә “-лай/-ләй” кушымчасына “-лый/-лий” кушымчасы тәңгәл килә: “алый – алай, болый – болай, шулый – шулай, тегелий – тегеләй”.
Ачык иҗектәге яки абсолют сүз азагындагы “-у/-ү” авазларына “-ыw/-эw” дифтонглары тәңгәл килә: “барыw – бару, кызыw – кызу, китеw – китү”
“-өй” дифтонгы монофтонглаша: “үрә – өйрә, үрәнү – өйрәнү, сүләү – сөйләү”
Сузыклар алдында “-өй” дифтонгына “-үw” тәңгәл килә: “бүwер – бөйөр, сүwәм – сөйәм, күwәнтә – көянтә”
Кайбер сүзләрдә “-өй” дифтонгы “ө” авазы белән тәңгәлләшә: “сөли – сөйли, өрәнә – өйрәнә, сөрәгән – сөйрәгән”.

Тартыклар.
Тартыклар системасында авазлар әйтелешенә караган мондый үзенчәлекләр бар.
Сүз яки иҗек башында тел очы “т” авазы, шартлау элементы бик нык йомшару нәтиҗәсендә, үзенең ясалышы ягыннан әдәби телдәге “ч” авазын хәтерләтә.  Ул рус телендәге палатальләшкән  т  авазыннан да нечкәрәк булып ишетелә. Без аны шартлы рәвештә  т’  билгесе белән күрсәтәбез: “бет’еки – кечкенә, әт’и – әти,  т’өнөй – киез итек”
Составында арткы рәт сузыклары булган кайбер сүзләрдә даими рәвештә тел арты “к” авазы әйтелә: “туракан – таракан, анакай – әнкәй, купка/кумка –чүмеч, калпак – калфак”.
Калган авазлар ясалышлары һәм яңгырашлары ягыннан әдәби телдәгечә. Диалекталь үзенчәлекләр исә төрле фонетик күренешләргә кайтып кала.
Аваз тәңгәллекләре.
“б~м”: “буйын – муен, бийән – миннән, бийең – минем, бунда – монда”
“м~б”: “мөр – бөре, чымык – чыбык, кәкре-мөкрө – кәкре-бөкре, майтак – байтак”
Сүз яки иҗек башында “б~п”: “эч бошу – эч пошу, бешерү – пешерү, быр тузу – пыр тузу”
Алынма сүзләрдә: “биғамбәр – пәйгамбәр, будрат – подряд, бикәрни – пекарня”
Сөйләштә ирен-ирен “б” яңгырау авазының саңгыраулашу очраклары да бар: “пот – бот, палан – балан, пичура – бичура”
“н~л”: “тешни – тешли, исне – исле, Индус – Илдус, анчеприк – алъяпкыч, тастыман – тастымал”
“т~д”: “тип, тиде – ди- фигыленнән, тулқын – дулкын, җите – җиде, аташу – адашу”
“т~к”: ”өстө – өске (ягы), итмәк – икмәк, чәтләwек – чикләвек”
“с~ч”: “килгәс – килгәч, салғас – салгач”
“ч~с”: “чаташу – саташу”
Сөйләшкә  “җ”-ләштерү хас: “җылан – йылан, җаңыш – ялгыш”
Башллангыч “й” белән кабул ителгән сүзләрдә дә “җ”-ләштерү күзәтелә: “җақшы – яхшы, җастық – ястык, җул – юл”
Киресенчә, әдәби телдәге “җ” белән кабул ителгән сүзләр “й” белән дә әйтелергә мөмкин: "йеппәрде/йебәрде - җибәрде, йемеш - җимеш, йер - җир, йезнәй - җизни, йыру - җыр"
“ғ~қ, г~к”: “йаға – йака, чегеркә – чикерткә, бағыр – бакыр, гәрәчин – керосин”
“қ~х”: “қан – хан, қәл – хәл, мәқрүм – мәхрүм,  қатын – хатын, ақық – ахак”
“х~қ”: “wахыт – вакыт, хәдәр – кадәр, хуwәт – куәт”
Аваз өстәлү.
“р” янына “т”  өстәү: “йомортқа – йомырка, себертке – себерке”; “т”янына “р”  өстәү:  “шарт – шат, қортлау – котлау”
Ассимиляция күренеше.
Туры ассимиляция. Кушымчалардагы “л” тартыгы, “м,н,ң”  авазларына беткән сүзләргә ялганганда, өлешчә охшашлана: “тәмне – тәмле, йәмне – йәмле, бөтеннәй – бөтенләй”
Борын авазларына тәмамланган сүзләргә ялганганда, чыгыш килеш кушымчасындагы “д” ассимиляцияләнми: “күндән – күннән, йаландан – йаланнан, урамдан – урамнан”
Кире ассимиляция.
Тел очы «с,ч» тартыклары саңгырау “ч,ш” тартыклары йогынтысында охшашланалар: “шуғыш – сугыш, шүләшү – сөйләшү, шишмә – чишмә”
Түбәндәге сүзләрдә тел очы саңгырау “т” тартыгы өрелмәле “ч” авазына тулысынча охшашлана: “чөчкөрү – төчкерү, чичқан – тычкан, чөчө – төче”
Авазлар төшү.
лл>л: “Аптула – Габдулла, шикеле – шикелле, әлә – әллә”
нн>н: “үзенән – үзеннән, тегенән – тегеннән, артынан – артыннан”
 сс>с: “алмасын – алмассың, әйтмәсез – әйтмәссез, тапмасын – тапмассың”
кк>к: “йөрәкәйем – йөрәккәйем, теләкәйем – теләккәйем”
Ике сузык арасындагы “ғ/г” авазының төшүе: “теге>тее>те, чығып>чыып>чып”
Тел очы “н” тартык авазы сүз азагында төшә: “күргән сайы – күргән саен, икә – икән, микә – микән”
“к” авазының төшүе: “арбыз – карбыз, байна – байагынак”
“Нимә” (әйбер) алмашлыгы “-ар/-әр” формалы сыйфат фигыльләр белән сүзтезмә оештырганда “н” тартыгы төшә: “кийәримә – кийәр нимә – кияр әйбер,  эчәримә – эчәр нимә”
Авазларны төшереп сөйләү, сүзләрнең кыскаруы кебек күренешләр  сөйләшнең лексик составының аерылгысыз өлеше булган кеше исемнәрендә дә интенсив. Кайбер исемнәр бөтенләй танымаслык булып үзгәрәләр. Мәсәлән: “Апул – Габдулла, Әҗмек – Әҗмөхәммәт” һ.б.
Метатеза: “азбар – абзар, чичкә – чәчәк, элке – элек, үрмәкче – үрмәкүч”
Метатеза күренеше башында янәшә ике тартык аваз булган алынма сүзләрдә протеза ролен дә үти: “пуржинә – пружина, кулып – клуб, полтинә – плотина”

Комментариев нет:

Отправить комментарий