Лексик үзенчәлекләр

Лексик үзенчәлекләр
Йолалар һәм рухи мәдәният белән бәйле диалектизмнар:
Мендәрле қунақ – яучы;
қунағ өй сорау – кияү кыз куенына керер алдыннан башкарыла торган йола, кияү егетләре кызның әти-әнисеннән кияү белән кызны кавыштырыр өчен урын сорыйлар, җырлар белән бара;
теркәү – бирнә;
гөлбәдия – 3-7 катлы ритуаль бәлеш, эчлеге кабатланмаска тиеш, ул ничә катлы булса, туйга килгән кодалар да шуның хәтле кич кунак булалар.
Матча майы ашау – яңа өй салганда, матчаны менгергәч була торган мәҗлес.
Туганлык терминнары:
Инә – әни, қарт әни – әби, қәри әти – бабай, абыз түтәй – әти яки әнинең иң өлкән апасы; үзәрнәй/узыринәй – әби, үзәрәти/узырәти – бабай, чибәрнәй – әти яки әнинең олы кыз туганы, чибәртәй – шуларның ук олы ир туганы; әби – 1)әти яки әнинең олы кыз туганы, 2)хатынына эндәшү сүзе;
Бабай – 1)әти яки әнинең олы ир туганы, 2) иренә эндәшү сүзе; бичә – хатын, бичә алу – өйләнү, апсын – килендәш, абышқа – ире.
Кешене тасвирлый торган сүзләр:
Җыwрын – калак сөяге, ләҗбек – елак, сере – үзсүзле, ыспайы – матур, шәпле – көчле.
Көн исемнәре:
Туған көн -  дүшәмбе, атланған көн – сишәмбе, қан көн – чәршәмбе, кечәтнә/кичәтнә – пәнҗешәмбе, җомға, қоро көн – шимбә, урсәтнә – якшәмбе.
Аш-су исемнәре:
Үрә – теләсә нинди аш, чәлпәк – кош теле, бау қалач – крендель, өнөрө – көрпә.
Хайваннар дөньясы:
Чебеч/чебеш – тавык, эгер – эт, шөшле – чуртан, қонҗоғор – кәлтә, сағызақ/сағдақ/ қондоға – шөпшә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий