Пермь татарларының таралышы

Пермь өлкәсендә татарлар Тол (Тулва), Муллы (Мулянка), Ирен, Сөлил (Сылва), Сеп (Сыпь), Шауба (Шаква), Бөрмә (Бырма) һәм аларның кушылдыклары буйларында яшиләр. Аларны үз араларында икегә бүлү гадәткә кергән: Гайнә ягы һәм Көңгер ягы. Ләкин Гайнә ягы вәкилләре үзләрен болай атауны яратып бетермиләр. Мондый бүленешнең сәбәпләре Пермь өлкәсе татарлары кичергән тарих белән бәйләнгән. Казан ханлыгы җимерелеп, аның протекторатындагы җирләр әкренләп Рус дәүләтенә кушылган чакта, пермь татарлары ике административ үзәккә карый башлый.
Гайнәләр дип хәзерге Барда районында яшәгән татарларының бер өлешен атыйлар.Казан ханлыгы җимерелгәч, “бөтен Көнбатыш Уралны Рус дәүләтенә кушарга мөмкинлек туа” һәм Түбән Агыйдел-Оса төбәге Казан приказына кертелә, ә Пермь татарлары яши торган мәйданның калган көнчыгыш өлеше Себер приказына (башта Чердын өязенә, аннан соң Көңгер өязенә) карый башлый. Көңгер өязенә кергән татарлар ясаклы крестьяннар катламына язылалар һәм “ясаклы татарлар” дип атала башлыйлар.

Комментариев нет:

Отправка комментария